Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Гомер елларым - минем байлыгым

"Чордашлар" клубының соңгы очрашуы. Клубның даими әгъзасы Зарипова Мәүҗидә апага шушы араларда гына 85 яшь тулган иде. Аны юбилее белән котладык. Сугыш ятиме, 4 класс кына укып иртә эшкә җигелгән, Ярославль, Горький якларында торф чыгаруда катнашкан... юбилярның безнең белән уртаклашыр истәлекләре күп булды.