Бу дөньяда син ялгыз түгел
Инвалидлар декадасында акцияга кушылып китапханәбезнең 50 еллык даими укучысы 1 группа инвалид Мостафина Фәридә Гусам кызының өенә бардык. Бүләкләр-күчтәнәчләр, китаплар, газета-журналлар алып бардык, хәлләрен сораштык, авыл яңалыклары белән таныштырдык, яшьлекне искә төшердек, күңелле итеп сөйләшеп утырдык.