Балаларның якын дусты
Якташыбыз, балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел тулуга багышланды. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү үткәрдек, күргәзмәдәге китаплар белән таныштырдык. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Л.Р. язучы иҗатының әһәмияте турында сөйләде. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен кычкырып укыдык.