Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Китап укучы әби

"Чордашлар" аралашу клубының чираттагы очрашуы китапханәнең 40 еллык укучысы, ике көн элек кенә 65 яшен тутырган Надия Әхәт кызы Бузиковага багышланды һәм "Күп укучы әби" укучы бенефисы булып үтте. Аның тормыш юлына күзәтү, укыган китаплары буенча сорау-җавап үткәрдек. Нәкъ 10 ел элек, "Чордашлар" клубында аны тантаналы рәвештә лаеклы ялдагылар сафына кабул иткән идек. Бүген ул үзе әле быел гына лаеклы ялга чыккан Шәйдуллина Фәйрүзә белән Ибрагимова Фәндәлияне клубыбызга, пенсионерлар сафына кабул итте.
Юбилярны түгәрәк гомер бәйрәме белән тәбрик иттек.