Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

26 октябрьдә Каенлы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Хәтирә" ансамбле чакыру буенча Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортына барып “кичке уеннар” проекты кысаларында”Җырлыйбыз да, уйныйбыз да” дип исемләнгән кичә үткәреп кайтты. Җырчыларыбызның чыгышын алып баручы китапханәче Флера Гарипова кызыклы уен-ярышлар белән бәйләп алып барды. "Уенлык" ка килгән тамашачылар һәр җырчыны алкышларга күмде, кушылып җырладылар, дәртле җырлар яңгыраганда - биеделәр.