Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Каюм Насыйри эзләре буенча

Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына быел 200 ел тулды. Каюм Насыйри мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслекләр язган, гыйльми эшчәнлек алып барган, төрле уку әсбаплары, татар теле, рус теле, математика, геометрия, география, ботаника һәм башка фәннәр буенча татар телендә дәреслекләр әзерләгән, сүзлекләр төзегән. Күренекле шәхескә багышлап "Пушкин картасы" федераль программасы кысаларында "Каюм Насыйри эзләре буенча" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.