Балалар өчен журналлар
Китапханәдә балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен "Балаларга - журналлар" дигән исем астында вакытлы матбугат сәгате үткәрелде. Китапханәче нәниләрне китапханә ала торган татар телендәге иң шәп журнал "Салават күпере" һәм хайваннар турында кызыклы журнал "Тошка и его компания" белән таныштырды. Аларны куллану тәртибен аңлатты, өйгә нинди журналлар алдырулары белән кызыксынды.