Көз бәйрәме Сөмбелә
Бүген нәни дусларыбыз өчен "Көз бәйрәме - Сөмбелә" дигән балалар иртәсе үткәрелде. Балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар Сөмбелә бәйрәме, көз турында шигырьләр тыңладылар, табышмакларның җавапларын таптылар, уен-ярышларда катнаштылар. Бәйрәмгә кунак булып килгән Бакча карачкысы саклап үстергән "шалкан" ны тартып чыгардылар - "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Төркемдәшләре Алияне туган көне белән котладылар.