Сөмбеләдә кунакта
Табигатькә көз хакимлек итә. Нәкъ менә уңыш бәйрәмнәре үткәрер вакыт җитте. Балалар өчен мул уңышлы алтын көзгә багышлап "Сөмбеләдә кунакта" дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрелде. Балалар көз турында викторинада катнаштылар, табышмакларның җавбын таптылар, яшелчә, җиләк-җимеш "җыйдылар", төрле күңелле ярышларда катнаштылар, җырлап-биеп тә алдылар. Бәйрәмнең кунагы, бакчада эш беткәч кирәге бетүгә борчылган Бакча карачкысы үзе саклап үстергән шалканны тартып чыгару өчен балалар белән уен үткәрде.