Туган телем - иркә гөлем
Халыкара туган тел көненә балалар бакчасына барып кечкенәләр өчен балалар иртәсе үткәрдек. Туган тел, ана теле турында, телебездәге матур, ягымлы сүзләр, әйтем-мәкальләр, табышмаклар, бишек җырлары, “Түбәтәй” уены белән балаларга телебезнең бөеклеген, матурлыгын күрсәтергә тырыштык. Г.Тукайның “Туган тел” җырын күмәк җырлап тәмамладык.