Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Илнең даны, иминлеге, җирнең яме безнең кулда

Бүген, 14 сентябрь, республикабыз өчен мөһим вакыйга - Татарстан Рәисен һәм авыл җирлекләренә депутатлар сайлау көне. Илләребез, көннәребез тыныч булсын, иң лаеклы депутатлар сайлансын, алар без биргән наказларны тормышка ашырырга ярдәм итсеннәр. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки алар хөкүмәт белән безнең арадагы илчеләр.
Шушы уңайдан сайлау участогы алдында авылыбызның оста җырчылары катнашында "Илнең даны, иминлеге, җирнең яме безнең кулда" дигән бәйрәм концерты күрсәттек.