Их, алмасы, алмасы, күптер аның файдасы
Быел алма уңышы бик әйбәт булды. Аны бик яратканга, файдасы турында күбрәк белү, бу турыда башкаларга да җиткерү максатыннан без китапханәнең "Чордашлар" клубында "Алмасы да алмасы, күптер аның файдасы" дигән алма бәйрәме үткәрергә булдык. Әлбәттә, моның өчен башта үзең укып белергә кирәк.
Алманың туган җире, аның сортлары, файдасы, аннан әзерләнгән ризыклар турында сөйләштек. Алма турында җырлар да җырладык, мәкаль-әйтемнәрне дә искә төшердек, хәтта алма белән уеннар да уйнап алдык.