Китапханәгә языл
Каенлы авыл китапханәсе беренче сыйныф укучылары өчен "Китапханә укучысы булып языл" дигән акциягә кушылды. Укучылар китапханәгә экскурсиягә килделәр. Аларны китапханә, аның тарихы, балалар өчен китап фонды, аларның урнашу тәртибе, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштырдык. "Алтын көз" дигән викторина үткәрдек. Аларга укучы формулярлары ачып китапханәгә яздык, кечкенә генә бүләкләр дә тапшырдык.