Тормыш тамчысы
Каенлы авылы китапханәсе "Тормыш тамчысы" Бөтенрәсәй акциясенә кушылды. Бу акция торроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек итү йөзеннән үткәрелә. 2004 елның сентябрендә Беслан мәктәбендә булган террорлык акты вакытында тоткыннар өч көн буена бер тамчы суга тилмерә. Су - тормыш символы. Үзебезнең арада булмаганнарны чәчәкләргә тамчылап су сибеп символик рәвештә эчерттек.