Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Татарстан - туган йортыбыз

Аяз булсын күгебез,
Якты кояш көлсен гел,
Ватаныбыз Татарстан
Тыныч, имин булсын гел, -
дип, Республика көне уңаеннан, "Татарстан - туган йортыбыз" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Җырчыларыбыз туган җиребезне, үскән илебезне, республикабызны, аның табигатен, матурлыгын, байлыгын мактаган иң матур җырларын башкардылар, республикабыз районнарына багышланган җырлы викторина җанлы үтте һ.б.