Әкият укыйбыз, рәсем ясыйбыз
Май башында татар балалар әдәбиятының йолдызы, шагыйрә Резеда Вәлиеваның тууына 95 ел тулды.Шагыйрәнең шигырьләрен һәм әкиятләрен балалар яратып тыңлыйлар. Балалар бакчасының уртанчылар төркемендә нәниләргә шагыйрәнең "Мактанчык Кот-Кот" китабыннан әкиятләрне кычкырып укыдык. "Мактанчык Кот-Кот" әкияте буенча сорауларга җаваплар тыңладык, бүлмәгә кергәч буяу өчен әкият буенча буягычлар тараттык.