Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Уку йорты. Китапханә... Галиҗәнап китап дөньясы

Яз тәмамланып килгән көннәрдә, 28 май көнне китапханәнең "Чордашлар" клубында чираттагы очрашу кичәсе үтте. Ул Китапханә көненә һәм Каенлыда уку йорты - изба-читальня ачылуга 100 ел тулуга багышланды һәм "Уку йорты. Китапханә... Галиҗәнап китап дөньясы" дип аталды. 1925 елның язында Гариф мулла мәктәбенең бер ягында ачылган ул. Китаплар Кызыл Чапчак авылы уку йортыннан китерелгән. Мөдире Вәлиев Шәйхи булган. Кичәдә уку йортының тарихын, анда эшләп алган "ызбач" ларны искә алдык. Алар еш алышынып торган. Кызыл Чапчакта бик яхшы уку йорты мөдире Хисаметдинов Кыям 1925 елга кадәр эшләгән, оста оештыручы булган. Аны мәктәп директоры итеп күчергәч китаплар Каенлыга китерелеп уку йорты ачылган. Кичәдә катнашучылар арасында Кыям абыйның бертуган сеңлесенең кызы Рәмзия апа Гилаева да бар иде. Гомумән, истәлекле кичә булды бу. Кичәнең икенче өлеше китапханә көненә багышланды, уеннар, җырлар белән барды.