Солдат даны
Солдат даны" китап күргәзмәсе. "Хәтер ноктасы" бүлеге авылдашыбыз Кәбиров Салих Фәсхи улына багышланды.
Батыр авылдашыбыз 1910 елда Каенлы авылында туа, колхозда төрле эшләрдә эшли. Гаилә кора, балалары булырга өлгерми, сугыш башлана. Бөек Ватан сугышы тарихында иң канкойгыч саналган Ржев сугышында хәбәрсез югала. 2000 елда сугыш узган җирләрдә эзләнүләр алып баручы Төмән өлкәсеннән "Югра" отряды эзтабарлары аның калдыкларына юлыга, моны раслаучы капсула табалар. Эзтабарлар портфолио ясап китапханәгә җибәрделәр. Түбән Кама шәһәреннән килгән студентларны портфолио, андагы материаллар белән таныштырдык, авылдашыбыз турында сөйләдек.