Каюм Насыйриның портреты ничек туды?
Февраль аенда бөек мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды. Кайсы гына өлкәне алсаң да, Каюм Насыйриның белмәгәне булмагандыр кебек. Ә без аның турында яхшы беләбезме соң?
Китапханәдә "Каюм Насыри портреты ничек туды?" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге шәхеснең тормыш юлы, эшчәнлеге белән кыскача гына таныштырганнан соң, аның портреты туу тарихына тукталдык. Үзе исән чагында ул бер тапкыр да фотога төшмәгән, портретлары ясалмаган. Хәзерге вакытта без күргән, белгән портретны 1944 елда, Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулуга әзерләнгәндә, Казан тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Мөхәммәт Гайнуллин үтенече буенча рәссам Байназар Әлминов ясаган. К. Насыйри турында истәлекләрне өйрәнеп, аны күреп белгән шәкертләре, авылдашлары белән очрашып сөйләшеп портретның берничә варианты эшләнә, нәтиҗәдә бүген без күрә торган портрет барлыкка килә.
Әнә шулар һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдык.