Халык батырлыгы - мәңгелек
8 майда 11 сәгатьтә Каенлы авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы - митинг үтте. Әлеге чарада авылдашлар, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче авылыбызның иң яшь гражданнары, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Гарипов Рамис Расим улы, Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясеннән килгән вәкил Габидуллин Раиль Рәис улы, авылыбызның хөрмәтле кешесе Хәбибуллин Рафаил Исмәгыйль улы, Каенлы авылы имам-хатыйбы Нияз хәзрәт җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар. Митингны алып барды сценарий авторы Флера Гарипова.