Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Татарларның йөз аклыгы

М.Җәлилнең тууына 110 ел.

Җәлилне ни өчен каһарман-шагыйрь дип йөртәбез?

Үлгәннән соң да үлмәслек булып яшәүне ничек аңларга?

“Без үлемнән курыкмыйбыз,” – дигәндә “без” дип Җәлил кемнәрне күз алдында тота? Очрашуга килгән 8 класс укучылары белән шул һ.б. сорауларга җавап бирдек. Әсирлеккә төшү тарихы, “Моабит дәфтәрләре” турында сөйләдем. Легиондагы яшерен оешма эшчәнлегенең татар халкы язмышына кагылышы,  татарларның йөз аклыгын саклауда Җәлилнең роле турында сөйләштек, бу темага кагылышлы әдәбият, г.-ж. материаллары белән таныштырдым. Бернияә шигырен кычкырып укыдык.