Ак гөлләрдә - җан җылысы...
“Чордашлар” аралашу клубында чираттагы очрашу Кино елына багышланды. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы һәм әсәр буенча төшерелгән шул исемдәге кино буенча фикер алыштык. Иң элек язучының тормыш юлы һәм иҗатын тагын бер кат исләренә төшердек. Х.Туфанның аңа багышлап язган шигырен укыдык. Аннан роман һәм кино турында фикер алышуга күчтек. Саимә апа Сөләйманова очрашуга махсус табибларга багышлап шигырь дә язып килгән иде. Әзерләнгән ике күргәзмәгә күзәтү үткәрдек. Җырчыларыбызга кушылып кинода яңгыраган “Гөлшаһидә җыры”, (Г.Әпсәләмов сүз, Җ.Фәйзи муз.), “Ак чәчәкләр” (А.Әхмәтгалиева сүз, В.Усманов көе), “Синсез”, “Төшемә керәсең” (Г.Ибәтуллина сүзләре, В.Усманов көе) җырларын җырладык.