Сугыш язган язмышлар.
Китапханәнең "Чордашлар" аралашу клубында "Сугыш язган язмышлар" дип исемләнгән хатирәләр сәгате үткәрелде.
Бөек Җиңүгө 80 ел үтсә дә, әле һаман да күптән түгел генә булган кебек, гел искә алып торабыз, чөнки барыбызның да якыннары бу авыр елларны кичергән. Әлеге очрашуда да, нинди батыр йөрәкле булганнар дип әти-әниләребезне искә төшердек. Һәркем үзенең гаиләсендә сугыш язган язмышлар турында сөйләде. Арабызда Мәүҗидә апа Зарипова белән Назима апа Хәмидуллина гына сугыш еллары баласы, әтиләрен сугыш урлаган сугыш ятимнәре. Аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап китапханә исеменнән бәйрәм күчтәнәче тапшырдык. Үзе дә сугыш ятиме булган Гөлчирә Ибәтуллинаның берничә шигырен кычкырып укыдык.
Безнең әти-әниләр күтәргән авырлыкларга без түзә алыр идек микән?