Әкиятләр дөньясы
29 апрельдә Каенлы авылы "Ромашка" балалар бакчасына Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасыннан кунаклар - тәрбиячеләр һәм анда тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар килде. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган бу чара бөек шагыйребез Тукайга һәм халкыбызның гореф-гадәтләренә багышланды. Әлеге чарада китапханәче Флера Гарипова да катнашты. Ул китапханә мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен оештырган "Әкият дөньясы" клубы эшчәнлеге белән таныштырды, Тукай әкиятләре китапларына кыскача күзәтү үткәрде.