Бер портрет тарихы
Урта мәктәп укучылары өчен Тукай портретлары турында әдәби-эстетик сәгать үткәрелде. Тукай фотосурәткә төшәргә яратмаган. Исән чакта төшкән берничә генә фотосурәте сакланган. Шуларга нигезләнеп татар һәм башка милләт рәссамнары 50 дән артык портрет иҗат иткәннәр. Татар әдәбиятында иң күп портретка ия шагыйрь – Габдулла Тукай. Әнә шулар турында, кайбер портретларның барлыкка килү тарихы турында мәгьлүмат бирдек.