Туган як җырчылары
18 апрельдә "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары Рәсимә Нәбиуллина (берләшмә җитәкчесе), Илдар Гыймадиев катнашында үзләре белем алган мәктәптә "Туган як җырчылары" дигән әдәби кичә үткәрелде. Тоба авылында туып-үскән иҗатчыларыбыз - нәкъ менә безнең туган ягыбыз җырчылары, без яшәгән җир, авыллар, табигатебезгә сокланып, авылдашларыбыз белән горурланып язучылар.
Кунаклар өчен дә бу дулкынландыргыч очрашу булды. Алар шушы Каенлы мәктәбендә белем эстәгәннәр, татар теле, әдәбияты дәресләрендә шигырь язу серләренә өйрәнгәннәр, беренче күнекмәләр алганнар. Бу очрашу аларның туган мәктәпләренә иҗади отчеты кебек булды. Рәсимә Харис кызы "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе эшчәнлегенә кыскача күзәтү үткәрде, үзенең туган мәктәбенә багышланган, соңгы арада балалар өчен язылган шигырьләрен укыды.
Илдар Гыймадиев белән әле безнең беренче очрашу. Ул төпле белем, тәрбия биргән мәктәпкә рәхмәтен җиткерде, шигырьләрен укыды.
Кунакларның берничә шигырен укучылар Мингәрәев Рияз, Саньяпов Камил, Данилов Кирилл сәнгатьле итеп укыдылар. Тоба егете Ибраһимов Данияр авылдашларына татар егетләре биюе бүләк итте.
Әлеге кичәне авыл китапханәсе оештырды. Алып барды китапханәче Флера Гарипова.