Бүләккә - китап
Ташлык авылыннан шәҗәрә бәйрәменә килгән кунагыбыз Айдар Наил улы Хәмзин үзенең Ташлык һәм Шәңгәлче авыллары тарихлары китапларын китапханәгә бүләк итеп китте. Авыл тарихларын өйрәнеп, китаплар язып чыгарып зур, игелекле эш башкара якташыбыз. Китап укучыларыбыз исеменнән аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез.