Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Шәҗәрә - чал тарихка ачык тәрәзә

“Чордашлар” клубы әгъзалары, урта мәктәп укучылары катнашында буыннар чылбыры, тамырлар, туганлык, шәҗәрәгә багышланган кичә үткәрдек. Районыбызның һәвәскәр тарихчысы, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе каршында оештырылган Түбән Кама районы татар авылларының тарихларын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, шәҗәрәләр остасы Айдар Наил улы Хәмзин кунак итеп чакырылган иде. Ул үзенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзе ясаган  шәҗәрәләр белән таныштырды, төбәгебез авыллары тарихлары буенча да эчтәлекле чыгыш ясады, катнашучылар сорауларына җавап бирде.