Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Фронт хаты серләре

"Пушкин картасы" проекты кысаларында "Фронт хаты серләре" дигән интерактив уен-квест үткәрелде. "Дәһшәтле еллар хатлары" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Анда авылдашларыбызның фронттан язган хатлары да урын алган иде. Уен барышында укучылар фронттан хатны табар өчен шактый биремнәр үтәделәр. Бу хат авылдашыбыз Халисә Әхтәмовага улы Гарифҗанның командиры язган рәхмәт хаты булып чыкты. Аны бергәләп кычкырып укыдык.