Синең, минем, безнең Геройлар.
27 февральдә 10.00 сәгатьтә китапханәнең "Чордашлар" аралашу клубында (кызганыч, күпләр килә алмады) "Синең, минем, безнең Геройлар" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Батырлык ае булган февраль ае тәмамланып килә. Ай буе төрле чорларда төрле сугышларда катнашкан батырларыбызны искә алдык. Бүген исә очрашуны Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашыбыз Гайфетдинов Салих абыйның хатыны Сәхибҗамалга язган фронттан хатны укып башладык. Гарәпчә язылган бу хат татарчага тәрҗемәсе белән соңгы вакытта гына китапханә архивына килеп керде. Фикер алыштык. МХОда катнашучы җирлегебез егетләренә багышланган күргәзмә-экспозициягә күзәтү үткәрдек, алар турында булган мәгълүматлар белән таныштырдык. Соңыннан әле генә булып үткән "Каенлы базары" бәйрәмебезгә анализ ясап фикерләр алышт