Авылым җәүһәрләре.
Мәктәп укучылары өчен "Авылым җәүһәрләре " дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрдек. Балаларны сандыктан чыккан керәшен һәм татар өйләренең эчен бизәү, тормыш итәр өчен кирәк булган әйберләр, милли киемнәр белән таныштырдык. Шулай ук авыл җирлегенең төрле өлкәдә уңышка ирешкән кешеләренә - авыл җәүһәрләренә багышланган стендларга кыскача күзәтү үткәрдек.