Китап бүләк итегез
14 нче февраль - китап бүләк итү көне. Китапханәбез исеменнән Каенлы гомумбелем бирү мәктәбенең 8 нче, 10 нчы сыйныф укучыларына "Үз җиремдә - үз телем" китабын бүләк иттек. Алар китапханә үткәргән чараларда актив катнашалар. Яшьләр бу китаптан үз тормышларында кулланырга мөмкин булган файдалы һәм кызыклы мәгълүмат таба алачак.
Китапның 110 авторы арасында күренекле кешеләр, язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, сәясәтчеләр һәм дипломатлар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм татар басмалары мөхәррирләре бар. Алар барысы да татар халкы тарихын, туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм рухи кыйммәтләрне саклау идеясе белән яши.