Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Каюм Насыйриның әкият геройлары янында кунакта

14 нче февральдә татар халкының күренекле тел галиме, мәгърифәтче, тарихчы, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Шул уңайдан кече яшьтәге китап укучыларыбыз өчен "Каюм Насыйриның әкият геройлары янында кунакта" дигән балалар иртәсе үткәрдек. Кыскача гына галим турында мәгълүмат биргәннән соң, аның әдәп-әхлакка багышланган риваятенә, кайбер әкиятләренә тукталдык, кайберләрен бергәләп рольләргә бүлеп уйнап та карадык.