Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Гимнастерка кесәсендә җыр дәфтәре

"Гимнастерка кесәсендә җыр дәфтәре" дигән әдәби-музыкаль кичә белән Бөек Җиңүнең 80-еллыгы һәм Ватан сакчысы елын ачып җибәрдек.
Күпне кичергән халкыбызның ачы язмышы фронт җырларында, сугыш еллары җырларында ачык чагыла. Әлеге кичәдә без ул җырларның берничәсен хәтердә яңарттык, аларның язылу тарихлары белән таныштырдык. Җырлар арасында А. Твардовскийның "Василий Теркин" поэмасыннан өзек, "Уракчылар", "Сугышның беренче көне" фольклор күренешләре күрсәтелде, шигырьләр сөйләнде. Яшь буынга бу җырлар иске, күңелсез булып тоеладыр бәлки, ә өлкән буын йөрәгендә алар бик зур урынны алып тора. Безгә Җиңү яулап биргән чиксез ихтирамга лаек затлар хөрмәтенә булса да, бу җырларны белергә, җырларга, тыңларга, оныттырмаска, мәгънәсенә төшенергә, аларны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.