Безгә 10 яшь тулды
Каенлы авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Чордашлар" аралашу клубында "Безгә 10 яшь тулды" дигән юбилей кичәсе үткәрелде. Беренче тапкыр очрашу 2015 нче елның 28 январенда үткән иде. Һәр очрашуның дәлиле булып фотолар белән расланган 4 калын альбом тупланган. Шунысы куанычлы, 10 ел элек очрашуга килгән ханымнарыбыз бүген дә кичәдә утыра. 10 ел эчендә 100 ләп очрашу үткән, Түбән Камага 2 тапкыр, Зәй районына 2 тапкыр, Болгарга, Свияжскига экскурсияләр истә калырлык булды. Күп кенә кызыклы шәхесләр, шәп кешеләр белән очрашканбыз. Барысын да хәтердә барладык. 10 ел буена безнең барлык очрашуларда бик теләп катнашучы Гөлфинә Яруллинаны 55 яшьлек юбилее белән котладык.