Җиңү варислары
2025 ел - Ватан сакчылары елы, Бөек Җиңүнең 80-еллыгы елы.
Районыбыз территориясендә снарядлар һәм бомбалар яумаса да, безнең җиргә дошман аяк басмаса да, сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп узмады. Әти-әниләребезнең бабалары, әтиләре, туганнары безнең рәхәт яшәвебез өчен гомерләрен дә аямадылар. Без - Җиңү варислары. Без ни эшли алабыз? Безнең бурыч - тарихта бабаларыбызны оныттырмау, хәтердә тоту, өйрәнү. Шул максаттан "Пушкин картасы" федераль программасы кысаларында "Җиңү варислары" дигән интеллектуаль уен үткәреп яшүсмерләрнең белемнәрен, хәтерләрен барладык.