Кыш бизәкләре
Тиздән яңа ел чыршылары җыелып алыныр. Аларны кәгазьдә генә булса да яшәтәсе иде әле тагын да. Иҗади сәгатьтә балалар җем-җем утлары янып утыручы чыршыны сурәтләделәр. Кечкенәләр инде, кем ничек булдыра ала. Соңыннан чыршы янында яттан шигырьләр сөйләделәр.