Чәй яны - гаилә җаны
Китапханәнең "Чордашлар" клубында быелгы елның соңгы очрашуы "Чәй яны - гаилә җаны" дигән исем астында үтте. Узып баручы Гаилә елына йомгак ясадык, алдагы елга планнар кордык. Әле генә булып үткән (15 декабрь) Халыкара чәй көне уңаеннан яраткан эчемлегебез - чәй, аның килеп чыгышы, файдасы, үзенчәлекләре турында сөйләштек, риваятьләр тыңладык. Чарада катнашучы үзбәк хатыны Майя үзләренең чәй традицияләре турында сөйләде. Әлбәттә, якынлашып килүче Яңа ел белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар кастинг үтеп арабыздан сайлап алынды.