Ярдәм кулын сузыйк
Гуманитар ярдәм җибәрү өчен акча җыю максатында хәйрия кичәсе-концерт куйдык. Сәхнәдә Каенлы авылы мәдәният йортының иҗат коллективлары, "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр, Түбән Кама һәм Зәй шәһәреннән, Тоба авылларыннан килгән кунаклар чыгыш ясады. Каенлы авыл җирлеге башлыгы Р. Р. Гарипов һәм "Түбән Кама муниципаль районы армия кардәшлеге" МОО рәисе О. В. Захаров рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Билет сатудан җыелган акчаларга Яңа ел бүләкләре, күчтәнәчләре сатып алып солдатларыбызга җибәрәчәкбез.