Синең исемеңне, Батыр, данлыйбыз
9 декабрь – Ватан Каһарманнары көне. Шул уңайдан балалар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу көннең тарихы, әһәмияте турында презентация күрсәтелде. Китап күргәзмәсе буенча районыбызның батыр уллары – СССР Геройлары, Дан орденнары кавалерлары һәм кыю йөрәкле авылдашларыбыз турында сөйләдек, җирле һәм күрсәтмә материалларны файдаландык.