Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Әнкәй җирдә иң зур кеше

"Чордашлар" клубында чираттагы очрашу – Аналар көненә багышланган тематик  кичә  үткәрелде.

Иң кадерле кеше - Ана турында шигырь язмаган шагыйрьне табу мөмкин түгелдер. Бу темага иң күп һәм иң җимешле язучы шагыйрьләрнең берсе, мөгаен, Роберт Миңнуллиндыр. Ана-Әнкәй-Әнкәйләр образларына багышланган шигырьләр аның иҗатында аерым урын алып тора. Һәрберебезнең күңелләрендә тулып торган хисләрне ул шигырь юлларына салып әйтеп бирә алган. Очрашуда шагыйрьнең шигырьләрен укыдык, җырларын җырладык, фикер алыштык, бәйрәм белән котладык.
Авылдашыбыз Майя ханым үзенең кул эшләре белән таныштырды. (Әниләргә менә дигән бүләкләр).