Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Фаҗигале язмышлар

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Татарстанда чыгарылган 28 томлык "Хәтер китабы"нда репрессиягә дучар ителгән 50 меңнән артык якташыбыз турында мәгълүмат табарга мөмкин. Алар арасында безнең Каенлы авылы кешеләре дә бар.
Әлеге көн уңаеннан китапханәдә "Фаҗигале язмышлар" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.