Әкияттә кунакта
Китапханә кече яшьтән үк балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. “Ромашка” балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә балаларны төрле халык әкиятләре белән таныштырдык, аларның белемнәрен барладык, китапларны актарып андагы матур рәсемнәрне карарга мөмкинлек бирдек.