Көзге рапсодия
4 октябрьдә китапханәнең "Чордашлар" клубында чираттагы очрашу - тематик күңел ачу кичәсе "Көзге рапсодия" үткәрелде.
Өлкәннәр атналыгы дәвам итә. Рәсәйдә ул "Неделя здорового долголетия" дигән исем астында үтә. Өлкәннәр көне көзге муллыкка, әбиләр чуагына туры килә. Өлкәнәюне дә юкка гына гомер көзе дип йөртмиләрдер. Өлкәннәр дә бит бай, мул тормыш тәҗрибәсе туплаган, күпне күргән, күпне белгән кешеләр. Бүгенге аралашу кичәсе дә табигатьтәге көзгә һәм гомер көзенә багышланды.