Миләш тәлгәшләре
“Чордашлар” клубында чираттагы очрашу көз җимеше миләшкә багышланды. Очрашуга килүчеләрнең күбесенең өе каршында миләш агачы үсә икән. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки миләш йортка иминлек һәм тынычлык чакырып тора, күз тиюләрдән саклый дип юрала халыкта. Миләш, аның үзенчәлекләре, халык медицинасында файдалану, аннан әзерләнә торган ризыклар, эчемлекләр, аның белән бәйле риваятьләр, җыр-мәкальләр, матур әдәбият әсәрләре һ.б. турында сөйләштек. Җырчыларыбыз миләш турында берничә җыр башкардылар, шигырьләр укыдык. Нишләптер алар барысы да сагышлы, ялгызлык белән бәйләп язылганнар. Һәркем үзенең миләш куллану рецептлары белән уртаклашты.