Гаилә - тормыш нигезе.
Пушкин картасы проекты кысаларында Гаилә елына багышланган “Гаилә – тормыш нигезе” дигән мәгълүмати-уенлы сәгать үткәреп, гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, аларның тәрбиягә йогынтысы турында яшүсмерләрнең белемнәрен барладык. Яшьләр, ике төркемгә бүленеп ярыштылар, гаилә елына үз логотипларын ясадылар, бирелгән сүзләрне кулланып шигырь язуда да үзләрен сынадылар. Иң күп белүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.