Үстерегез, ханымнар, чәчәкләр!
Җәйге матурлыкка тагын да ямь өстәп, тирә-юньдә төрле чәчәкләр үстереп, йорт яннарында матурлык дөньясы тудыручы авылдашлар хакындагы җылы эчтәлектәге хәбәрләрне еш ишетеп торабыз. "Чордашлар" клубында чираттагы тематик очрашу чәчәкләр үстерүче ханымнарга багышланып "Үстерегез, ханымнар, чәчәкләр" дип аталды. Җәйнең соңгы көннәре җитте. Җәй буе күзне иркәләп, җанга рәхәтлек биреп утырган чәчәкләребезнең дә гомере кыскарып бара. Күңелле очрашу булды.