Ялчыгол укулары - 2024
14 августта Зәй районында күренекле дин эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче, язучы, халык табибы Таҗетдин Ялчыголга багышланган "Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аның тарихи әһәмияте" дигән темага фәнни-гамәли конференция - 11-нче "Ялчыгол укулары" булып үтте. Әлеге чарада махсус чакыру буенча Каенлы авылы китапханәчесе Флера Гарипова да катнашты. Очрашу берничә урында үтте.