Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Онытылмас шәхес булып тарихка кереп калды

Түбән Кама шәһәренең күренекле рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Фәтхетдиновның июнь аенда тууына 85 ел тулды. Рәссам, нәкышче, сынчы, агач уймалар остасының иҗаты – табигать кичерешләре белән бәйле рәвештә туган халыкчан сәнгать. Анда табигатьнең киләчәге, милләт, дәүләт турындагы уйлар чагылыш тапкан. “Әхсән Фәтхетдин” китабын һәм Рәйсә  Юсупованың “Шүрәлеләр, Ияләр...” язмасын кулланып балаларны күренекле якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Күбесе Кызыл Чишмә бистәсендәге рәссам музеенда булырга өлгергәннәр инде. Балалар үз фикерләрен дә әйттеләр.