Мин - авыл кызы.
Авыл кызы Чулпанның газетада басылган авыл кызлары әхлагы турында мәкаләсе буенча фикер алыштык, "Авыл кызы нинди булырга тиеш?" - шул сорауга җаваплар тыңладык. Кызлар әхлагы турында хәдисләр, Р.Фәхретдиннең фикерләрен китердек.
Кызлар 2 командага бүленеп авыл кызларының аң-белемен, уңганлыгын, җитезлеген билгели торган бәйгеләрдә көч сынаштылар.Кичә темасына берничә җыр башкарылды. Күрше авыл егете Марсель Якупов килеп кызларга матур җырларын бүләк итте.